История №127: Илем тарихында – авылым тарихы

Эльза Шайхаттарова

Патша самодержавиясе вакытында безнең район территориясендә яшәгән халыклар мәгариф эше ягыннан бик артта иделәр. Татар халкы тоташ грамотасыз диярлек иде. Татар авылларында дәүләт хисабына яши торган бер генә мәктәп тә булмый. Халыкның аз гына бер өлеше мулла яки абыстайларга йөреп, аз-маз укырга-язарга өйрәнәләр. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң илебездә мәгариф эшләренең йөзе бөтенләй үзгәрде. 

 

Элекке Зөя өязендә татар авыллары арасында иң зуры булган безнең Олы Ачасыр авылы үзенең ярлылыгы, халыкның грамотасызлыгы белән аерылып торган. 19 нчы гасырның урталарына кадәр безнең авылда бернинди  мәктәп булмаган, халык укый-яза белмәгән. Халыкның күп өлеше көтүчелек белән шөгыльләнгән. Тирә-яктагы авыллар халыкның малларын көтеп тамак туйдырган. "Ачасыр көтүчесе” дип әйтү гадәт булып киткән. 

 

Безнең Олы Ачасыр авылында балалар укыту беренче буларак 19 йөзнең икенче яртысында гына башланган: ир балалар мулладан, кыз балалар абыстайдан укый башлаганнар. Бу уку, әләбәттә, көч-хәл белән язу танырлык булудан артмаган. Андый кешеләрне дә : «ул төрки таный, караны актан аера, гыйлем кеше» дип, хөрмәтләп йөртә торган булганнар. Авылда адрес яза белүче, хат яза белүче кешеләр бик аз булган һәм алар зур дәрәҗә белән файдаланганнар. 

 

19 гасыр башында авылда мәхәллә—мәктәпләр (мәдәрәсәләр) ачылган. Аларны Хәбир мулла мәдрәсәсе дип атап йөрткәннәр. Кадимчә мәдрәсәдән (Зариф мулла мәдрәсәсе) аермалы буларак Хәбир мулла мәдрәсәсендә укыту җәдитчә булган. Хәбир мулла Аксак Гатият дип йөртелгән бер хәлфә дә тоткан. Хәлфә беркемнән дә хезмәт хакы алмаган. Укучы балаларга өйләреннән һәр көнне ашап-эчәргә китерә торган булганнар, аш-суны башта хәлфәгә чиратлашып авыз иттерә торган булганнар. Һәр пәнҗешәмбе көн аңа бер-ике тиен сәдака алып килгәнәр. Укыту эше бернинди дә методикага да нигезләнмәгән. Бала аңламаса, таяк белән кыйнаганнар, тезләндереп тотканнар, балаларга башлыча дин өйрәтелгән.

 

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң безнең Олы Ачасыр авылы танымаслык булып үзгәрде: 1918-1919 нчы уку елында авылда совет мәктәбе ачыла һәм бер укытучы билгеләнә. 1923 нче елга кадәр ул берүзе берничә классны укытып килә. Мәктәптә укучы балалар 25-30 дан артмый. Шулай да бу мәктәп бер ягы белән дә иске мәктәпкә охшамый. Балалар яңа гына ясалган парталарда утыралар. Класс алдында зур кара такта тора. Укытучы фәннәрне сәгатьләп укыта. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән Әхмерова Зәйнәп апа беренче укучылардан була. 

1923-1924 нче уку елында мәктәп ике комплектлыга әйләнә. Алтмышка якын бала укый башлый. Балалар үз ана телләрендә арифметика, география, һәм табигать белеме дәресләрен укыйлар. Ата-аналар һәм авыл халкы балаларның тормыш өчен кирәкле белем ала башлауларына бик риза булалар. 


1926-1927 нче уку елында хөкүмәт авылга дүрт класслы мәктәп бинасы салдыра. Өстәмә ике яңа укытучы билгеләнә. Һәр укытучы берәр генә класс укыта башлый. Мәктәп дүрт комплектлы булып, 1932 елга кадәр яши. 

 

1932 –1933 нче уку елыннан гомуми мәҗбүри башлангыч укыту Законы тормышка ашырыла башлап, укучыларның саны 240 балага җитә. 1-4 класслар барысы да параллель булып, мәктәптә сигез укытучы эшли башлый. Балалар ике сменада укыйлар. 

 

Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укучылар Түбән Урысбага авылына йөреп укуларын дәвам иткәннәр һәм җидееллык мәктәпне (ул вакытта ШКМ дип йөртелгән) тәмамлаганнар. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе Зеленодольск шәһәрендәге һөнәрчелек училищеларында (ФЗО) укып, квалификацияле эшче булып киткәннәр һәм кайберләре укуларын дәвам иттергәннәр. 

 

1935-1936 нчы уку елында мәктәп җидеелыкка (ул вакытта ТБУМ - тулы булмаган урта мәктәп) әйләндерелә. Укучылар саны 300 дән арта. 1939 нчы елда мәктәп өчен типовой бина салына. Балалар бөтен яктан уңайлы, якты класс бүлмәләрендә укый башлыйлар. 

Бөек Ватан сугышы алдыннан мәктәптә 20 укытучы эшли. 

 

Мәктәпнең сугыштан соңгы чоры


50 нче елларда илдә нигездә мәҗбүри сигезьеллык укытуга күчү төгәлләнә. Урта мәктәпләр саны ике мәртәбә, өлкән классларда укучылар саны 3 тапкырдан күбрәк арта. Шул исәптән 1956-1957 нче уку елында Ачасыр сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп статусында эшли башлый.

Мәктәпнең материаль базасы ныгый. Аерым предметларны укыту кабинетлары булдырыла, мастерская ачыла, техник түгәрәкләр оештырыла башлый.

 

1958 нче елның декабрендә СССР Верховный Советы «Мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту һәм СССР да халык мәгарифе системасын тагын да үстерү турында закон кабул итә. 

 

Урта мәктәптә уку срогы 11 елга кадәр арттырыла, ә 9 класстан укучылар атнага ике көн производство белгечлекләрен үзләштерергә тиеш була. Безнең мәктәптә ир балалар трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары өйрәнә башлыйлар, кызлар—машина белән саву операторы профессиясенә өйрәнә. Мәктәпләрдә производствога өйрәтү завучы булып Гобәйдуллин Алмаз Гариф улы эшли башлый. Гобәйдуллин Алмаз Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый һәм Вахитов исемендәге колхозда агроном булып эшли. 1961-1962 нче уку елында мәктәпкә билгеләнә һәм завуч булып эшли башлый. 

 

1958-1959 нчы уку елында урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш була. Барлыгы 44 укучыга өлгергәнлек аттестаты бирелә. Алар хуҗалыкның төрле тармакларында эшлиләр.

 

Гөлҗиһан Борһановна Гайнуллина үзенең хезмәтен балалар тәрбияләүгә багышлады. Ул үзенең туган мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 25 елга якын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Укучыларга әхлакый, эстетик тәрбия бирүдә зур көч куйган кеше. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.  

 

Шайхуллин Равил Лотфулла улы Кече Шырдан, Ачасыр урта мәктәбендә физкультура, хезмәт, математика укытты. Аннан соң озак еллар "Совет” колхозының инженер-төзүче вазифасын үтәде. Кызганычка каршы бик иртә безнең арабыздан китеп барды.

 

Шайхуллин Равил Гарәф улы мәктәпне тәмамлагач, Чистай механикалаштыру техникумын тәмамлап, күп еллар «Совет» колхозында эшли. Урысбага егете Хакимов Дамир Касыйм улы үзен язучы итеп танытты. Бүгенге көндә вафат. Гайнуллин Әнәс Габдулла улы, хәрби училище тәмамлап, СССР кораллы көчләрендә хезмәт итте. Запастагы подполковник. Казанда яши. Фәйзуллин Гүмәр Кәрим улы,  Абзалина Саймә Әсрар кызы, Фәйзуллина Нурия Галләм кызы һ.б. югары уку йортларын тәмамладылар. 


Укучыларга тирән белем һәм тәрбия бирү өстендә бу елларда укытучылардан Сәлим Абдуллин—директор, Гайнанов Рәүф—директор, Загидуллин Госман—завуч һәм татар теле, әдәбияты укытучысы, Ахметсафин Хаким, Максумова Хәдичә—математика, Нуруллин Госман Ахми улы—рус теле һәм әдәбияты, Мифтахов Абдулла Шәйхетдин улы - тарих һәм җәмгыять белеме, Хайруллина Сабира Хәйретдин кызы—география, Дусаев Фирдүс Хабибулла улы—физкультура, Галимуллин Ирек Һади улы—хезмәт, Ермакова Сания Хәбир кызы—физика, Мифтахов Хәлил Шәйхетдин улы—химия һәм биология укытучылары  булдылар. 

 

Башлангыч класс укытучылары: Ахметова Нурдидә,  Мифтахова Асия, Гайнуллина Хәтимә, Абдуллина Миләүшә, Фәхриев Абдул эшләделәр. 


Бу елны экстерн юлы белән мәктәпне 4 кеше тәмамлый. Шулар арасыннан Тимершин Госман Мөхәммәт улы «Совет» колхозы рәисе булып эшләде.  Икенче чыгарылыш 1959-1960 нчы уку елында булды. Мәктәпне 18 укучы тәмамлый. Алар арасыннан  Гыйләҗева (Каримуллина) Асия Әкрәм кызы, мәктәп китапханәсендә озак еллар эшләп пенсиягә чыга.  Миннуллин Хәйдәр Кәрим улы,  Шиһапова Гөлфания  Гайфи кызы колхоз идарәсендә эшлиләр, Салахов Котдус Абзал улы, Зеленодол шәһәрендә яшәде, төзүче—ташчы булып эшләде,бүгенге көндә вафат,  Гафиятуллин Марс Зиннәт улы  Казанда—заводта эшләде, шулай ук вафат.  Салахова Сәлимә Ярхам кызы Казанда укытучы була. Экстерн юлы белән мәктәпне Биккинин Абдулла Зиннәт улы, (Урысбага мәктәбе укытучысы) һәм Гайнуллина Сания Хайретдин кызы (мәктәп бухгалтеры) тәмамлады. 

 

1960-1961 нче уку елында мәктәпне 11 укучы тәмамлый. Алар арасыннан Мингалиев Ринат Хәбир улы (подполковник), Фәтхуллин Фердинат Лотфулла улы – колхозда механизатор булып эшләде.  Гомумән, мәктәпне 1959 елдан 1969 нчы елны кертеп 221 укучы тәмамлаган. Алар арасыннан 1962 нче елны Шәйхуллин Рафаэль Гарәфетдин улы, озак еллар  мәктәптә физкультура һәм ТИН дәресләрен укытты, Абзалин Зөфәр Әсрар улы, Нижнекамскийда – инженер булып эшләде. 

 

1963 нче елны бетерүчеләр арасынан Максумов Марс Маликович озак еллар буе мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары, аннан соң директор булып эшләде, физика, астрономия фәннәрен укытты. Бүгенге көндә лаеклы ялда. 


1965 нче елны бетерүчеләрдән: Ахметов Илдар, Мухаметшин Искәндәрләр авылыбызның горурланырлык шәхесләре булдылар. 

 

1965 нче елда тәмамалаучы егетләргә III класслы тракторист – машинист таныклыгы бирелә башлый. 1966 нчы елда мәктәпне беренче тапкыр көмеш медальгә тәмамлаучылар була. Алар арасында: Гобәйдуллин Рәшит - Кече Шырдан егете, укытучы һәм парторг булып эшләгән Гобәйдуллин Наил улы ул. Сибгатуллин Госман, озак еллар МТФ №2 мөдире булып эшләгән Сибгатуллин Габбаз абый малае . Тәмамлаучылар арасыннан Миннуллин Шәүкәт Мотаһир улы, авылда баш агроном, парторг, авыл советы рәисе булып хезмәт итте. Абдрахманова (Ахметова) Нурия Хабибрахман кызы күп еллар мәктәптә химия һәм биология укытучысы булып эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда.  1967 нче елны Абдуллин Ринат Сәлим улы, Абдуллина Раушан Абдулла кызы, Максумова Дания Малик кызы, Тимершина Фәридә Госман кызы мәктәпне көмеш медальгә тәмамладылар. Кызганычка каршы, Абдуллин Ринат 1995 нче елда вафат булды.  60 нчы елларда эшче-яшьләр өчен ачылган кичке мәктәбебезнең роле үсә. Безнең мәктәптә кичке мәктәп чыгарылышы 1962 нче елда була. Бу чыгарылышта хезмәт фәне укытучысы булып эшләгән Галимуллин Ирек Һади улы (Норлат мәктәбендә эшләде), Шәрипов Кәбир Барый улы (Ачасыр мәктәбендә эшләде) бар иделәр. 

 

1962 – 1969 нчы елларда Ачасыр кичке мәктәбен 68 кеше тәмамлаган. 


1961 – 1962 нче уку елында мәктәпкә Мамадыш Әкил мәктәбеннән эшләргә авылда туып-үскән Фәйзуллин Хәдис Лотфулла улы математика укытучысы булып, аның тормыш иптәше Сөбханкулова Алсу Салих кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, башлангыч мәктәп укытучысы булып, Татар Әҗәле мәктәбеннән Вәлиуллина Зөләйха Нурулла кызы кайталар. Гыйләҗева (Гайнуллина) Гөлҗиһан Борһан кызы өлкән пионервожатый булып эшли башлый. Гобәйдуллин Алмаз Гариф улы химия һәм биология укытырга килә. Хасанова Алсу Фатих кызы немец теле, Максумов Марс Малик улы физика, Шәйхуллина Рәвия Вахит кызы 1967 нче елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Фәйзулина Тәнзилә Кәримулла кызы өлкән пионервожатый булып эшли башлыйлар. 

 

1962-63 нче уку елыннан завуч булып Фәйзуллин Хәдис Лотфулла улы эшли башлый һәм 1969 – 1970 нче уку елында директор итеп билгеләнә. Аңарчы директор булып Абдуллин Сәлим абый эшли торган була.  Бу 10 ел эчендә укыту - тәрбия эшләрендә укытучылар коллективы Липецк методикасы белән мавыгалар һәм билгеле бер уңышларга да ирешәләр. Укучылар коллективы, бигрәк тә, производсвто бригадасы составында, мәктәпнең тәҗрибә участогында, колхозга бәрәңге алу, чөгендер үстерү, алма бакчасын тәрбияләүдә зур көч керткән. Район күләмендә уздырылган спорт ярышларында, үзешчән сәнгать смотрларында һәрвакытта призлы урыннар алган, күп очракта беренчеләр булганнар. Бу турыда аларның чыгышларын раслаган грамоталар, дипломнар, мактау кәгазьләре дәлил булып тора. 

 

 

1970-1971 - 1978-1979 уку елларында мәктәп үсеше

 

70 елларда гомуми урта белем бирүгә күчү совет халкының бик зур социаль казанышы булды. Профессиональ мәктәп урта мәктәп программасын эченә алган уку йортына әйләнде. 70 елларда мәктәп 10 чыгарылыш ясый. Бу чорда мәктәпне 484 укучы бетерә. Шул исәптән 197 ир-малай III класслы тракторист – машинист таныклыгы ала,  ә кызлар "оператор машинного доения” таныклыгы алып чыга.  Бу елларда аерым фәннәр буенча тирән белем күрсәтүчеләр “Похвальный лист” белән бүләкләнә башладылар. Алар арасыннан Абдуллина Фирдәүсә Сәлим кызы, Гыйләҗева Нурия Борһан кызы (1970 ел чыгарылышы), Ахметсафина Әлфия Хәким кызы,  Абзалина Рәмзия Әсрар кызы, Гимадутдинов Илдар Хәйдәр улын (1971 ел чыгарылыш) атарга була. 

 

Кичке мәктәп даими эшләп килә. Бу ун ел эчендә Күгеш, Урысбага, Ачасыр очно-заочно группаларныда укып 69 кеше аттестат ала. Экстерн юлы белән бер кеше – Яруллин Гүмәр Габдулла улы бетерә (1973 елда).  Укытучылар коллективы артык үзгәрми.  Яңа укытучылардан Ахметова Нурия Хәбибрахман кызы (1972 елда), Кәримуллина Асия Әкрам кызы (1973 елда), Абдуллина Райхан Абдулла кызы (1973 елда), Гыйззатуллина (Гайнуллина) Мөслимә Кәлимулла кызы (1972 елда), Хайруллин Илшат Наил улы (1978 елда), Мостафина (Вәкилова) Фәридә Фидаил кызы ( 1975 елда), Кадыйрова Рания Мирхәт кызы (1976 елда) мәктәптә эшли башладылар. Бу елларда укучылар коллективы район күләмендә үткәрелә торган чараларда актив катнашып, призлы урыннарны ала. Мисал өчен берничәсен генә язып китик. Зеленодол районы командасын тәшкил иткән Ачасыр мәктәбе командасы Буада зона чаңгы ярышларында 3 урын алып кайталар. Бу вакыйга 1973 елның 25 февралендә була. 1974 елның 15 сентябрендә җиңел атлетика буенча (кросс) зона ярышларында мәктәп командасы 1 урынга лаек була. Үзешчән сәнгать смотрларында ел саен диярлек призлы урыннар алып килә. 

 

1980-1981 / 1988 – 1989 елларда мәктәп

 

80 елларда гомуми белем бирү мәктәбе һәм профессиональ мәктәп реформасы тормышка ашырыла башлый. Реформа рамкаларында бердәм хезмәт политехник мәктәбе идеяләре тагын да үстерелде. Гамәлдәге программалар һәм дәреслекләр укучыларга профессиональ юнәлеш бирү өчен камилләштерелә. Мәктәпләрдә балаларны 6 яшьтән укыта башлыйлар. Укыту процессына компьютер техникасы кертелә башлый. Илебез 1984 нче елның 1 сентябрендә беренче тапкыр тантаналы рәвештә яңа бәйрәм – Белем көнен билгеләп үтте. 

 

1986 – 1987 нче уку елын мәктәп яңа типовой бинада эшли башлады. 1986 нчы елның 1 сентябрендә мәктәпне ачу тантанасы булды. Тантанада бик күп кунаклар катнашты.  80 елларның ун елында мәктәпне 334 укучы тәмамлый.  1989 нчы елда мәктәпне 16 укучы бетерде. Алар арасыннан Гатауллин Ленар Искәндәр улы, Шигапов Марсель Гүмәр улы физика-математика, Шәрипова Гөлфия Кәбир кызы, Шигапова Фәния Габбаз кызы химия-биология фәннәреннән  “Похвалный грамота” белән бүләкләнделәр. Яруллина Гүзәл Хәдис кызы көмеш медаль белән бүләкләнде. Араларыннан бүгенге көндә Гатауллин Ленар мәктәптә укытучы булып эшли. Укытучылар коллективы заман таләпләреннән чыгып үзенең профессиональ һәм методик белемнәрен күтәрү өстендә эшләделәр.  Мәктәп коллективында үзгәрешләр була. Мәгъсумова Хәдичә апа, Ахметсафин Хәким абый, Мифтахов Абдулла абый, Мифтахова Асия апа, Ахметова Нурдидә апа, Гайнуллина Хатимә апа, Гаязова Маһира апа, Фәйзуллин Кәрим абый лаеклы ялга чыгалар. Пенсиягә тантаналы рәвештә озату әле традициягә кермәгән була.  Мәктәпкә яңа укытучылар кайта. Галимуллин Шамил Альберт улы (бүгенге көндә вафат) – тарих укытучысы, Мухаметшина Динә Гаяз кызы – рус теле һәм әдәбияты, Шигапова (Абзалина) Гөлнур Әхмәт кызы – башлангыч класслар укытучысы, Җәмәлиева Асия Габбаз кызы – математика, Сабитова Тәнзилә Нәбиулла кызы – озайтылган группа, Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы – башлангыч класс укытучысы, Габдрахимова Гөлүсә Фәрит кызы – башлангыч класс укытучысы, Дусаева Флера Исмәгыйль кызы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Файзуллина Фания Илдүс кызы – пионервожатый булып эшли башлыйлар. 

 

Мәктәптә уңышлы гына фәннәрнең методик берләшмәләре эшләп килә. Укытучылар ачык дәресләр бирәләр. Район, республика семинарлары еш үткәрелә. Мәктәпнең даны бөтен республикага билгеле була. 


Укыту-тәрбия өлкәсендә зур уңышлары өчен мәктәп 1989 нчы елның 27 декабрендә Республика күләмендә Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек була. 


Укытучылардан  Шайхуллина Алсу Фатыйх кызы (немец теле), Максумов Марс Маликович (физика), Гайнуллина Гөлҗиһан Борһан кызы (татар теле һәм әдәбияты укытучысы) - методист, Ахметова Нурия Хабибрахман кызы (химия һәм биология),  Вәкилова Фәридә Фидаил кызы (башлангыч класс укытучысы) - өлкән укытучы исеменә лаек булалар.  Укучылар коллективы класста һәм мәктәптән тыш зур эшләр башкаралар. Колхозның № 2 сөтчелек фермасында (ферма мөдире Габдулла абый) мәктәп фермасы ачыла. Укучылар бозаулар үстерүдә үз өлешләрен турыдан-туры производствога кертәләр. Производство бригадасы суган, чөгендер, бәрәңге кырларында эшли. Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчә үстерү белән бергә төрле тәҗрибәләр куялар.  Район һәм республика масштабында үткәрелгән төрле тармактагы хезмәт смотрларында җиңүчеләр булып танылалар. 

 

 

1990 – 1991/1998 – 1999 уку елларында мәктәп


1990 нчы елда мәктәпне тәмамлаган Ахметова Ләйсән Илдар кызы, Локманов Әнәс Әхтәм улы көмеш медаль белән бүләкләнделәр. Ләйсән медицина университетын бетереп, Казанга врач булып урнашты. Әнәс педагогия университетын тәмамлап, башта  Әтнә районында урта мәктәп директоры булып эшләде. Бүгенге көндә башка дәрәҗәле урыннарда эшли. Әнәс татар милли көрәше буенча дан алган. Көрәшче булып та танылды. 


1991 нче елда 16 укучы арасыннан Хәйруллина Гөлнара Юныс кызы көмеш медальгә лаек булды. Хәзер ул медицина училищесын бетереп, Бишбатман ФАП ында һәм авыл амбулаториясендә эшли. 1993 елда көмеш медальгә лаеклы булган Миннуллин Марат Шәүкәт улы Мәскәү энергетика институының Казан филиалын тәмамлый.  1994 нче елда көмеш медальгә тәмамлаучылар Ногманова Нурия Мидхәт кызы Казан университетының татар теле һәм әдәбияты, Көнчыгыш телләр факультетын, Максумов Марат Марс улы Казан төзүче инженер академиясен тәмамлап чыктылар. Каримуллина Гөлназ Юныс кызы Казан университетында журналистика факультетында укыды. 1995 нче елда мәктәпне көмеш медальгә бетергән Гайнуллина Фирая Равил кызы МВДның Казан юридик университетында, Гыйниятуллина Гүзәлия Госман кызы Казан университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында, Минуллин Азат Шәүкәт улы Казан ветеринария академиясендә,  Шәйхуллин Рушан Рафаэль улы  Казан төзүче – инженерлар академиясендә укыдылар. Фатхуллина Гөлфия Фердинад кызы Университет каршындагы педагогик лицейда белем алды.  1996 нчы елда мәктәпне алтын медальгә Кадырова Энҗе Рәвил кызы, көмеш медальгә Вәкилова Фәнзилә Гүмәр кызы, Яруллин Рәмил Рәшид улы тәмамладылар. Алар уңышлы гына ВУЗларда укып, бүгенге көндә төрле урыннарда хезмәт итәләр. Шулай ук шушы класстан Фәйзуллина Рәзинә Әнвәр кызы да Казан дәүләт университеты Яшел Үзән филиалының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлап чыкты. Бүгенге көндә авыл музеенда директор булып эшли. Алар белән бергә укыган Хәйдәров Ләззәт Илдар улы турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. 9 классны тәмамлап, ул университет каршында ачылган Академик колледжга укырга керде. Зур конкурс аша үтеп, көмеш медальгә бетереп чыкты һәм сынаусыз турыдан-туры университетның татар филологиясе факультетына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлап чыкты. Бүгенге көндә югары урыннарда хезмәт итә.

 

1997 нче елны 11 классны 18 укучы тәмамлады. Загидуллина Энҗе Ильяс кызы һәм Хәйруллина Фәнзия Габбаз кызы көмеш медальгә тәмамладылар. Уңышлы гына университетка сынау биреп студент булдылар. Ләкин Энҗе анда укымады һәм социолог буласы килеп, лицейда укуын дәвам итте. Ахметов Рамил Юныс улы авыл хуҗалыгы академиясендә инженер – механик факультетында укыды, Гайнуллин Ленар Габбаз улы Казан педагогика университетының тарих факультетында, Фәтхуллина Зөлфия Илгиз кызы Казан авыл хуҗалыгы академиясенең экономика факультетында укыдылар. Загидуллина Илсия Илдус кызы, Гафиятуллина Зилә Гусман кызы Зеленодол медицина училищесында белем алдылар. Калган укучылар да төрле урыннарда белем алып, һөнәр үзләштереп чыктылар. 

 

РСФСРның атказанган укытучысы Сөбханкулова Алсу Салих кызы һәм трактор укытучысы Шәрипов Кәбир Барый улы лаеклы ялга киттеләр. 


1997 нче елның 4 сентябрендә, укытучылар көнендә бик зурлап, олылап 25 ел мәктәп директоры булып эшләгән, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, әйдәп баручы директор Фәйзуллин Хәдис Лотфулла улы пенсиягә озатылды. 

 

1996-1997 нче уку елында мәктәп директоры булып Урысбага мәктәбеннән химия һәм биология укытучысы Хисиев Фәнис Хәбир улы эшләп алды. 


1997 нче елның 15 августыннан директор булып, мәктәп завучы, әйдәп баручы укытучы Максумов Марс Малик улы билгеләнде. Бу елларда мәктәптә Гайнуллина Гөлҗиһан Борһан кызы, Дусаев Фирдүс Хабибулла улы, Дусаева Флера Исмәгыйль кызы, Шәйхуллина Алсу Фатых кызы, Ахметова Нурия Хабибрахман кызы, Гайнуллина Мөслимә Калимулла кызы, Вәкилова Фәридә Фидаил кызы, Шәйхуллин Рафаэль Гарафетдин улы, Абзалина Гөлнур Әхмәт кызы, Гобәйдуллина Рәисә Алмаз кызы, Кәримова Резидә Азат кызы, Сабитова Тәнзилә Нәбиулла кызы эшләвен дәвам иттеләр. Яңа килгән укытучылар Вәлиуллин Ильяс Габбаз улы – математика, Зарипова Лилия Габбаз кызы – башлангыч класслар укытучысы, Шәйхуллина Люция Равил кызы, - хезмәт, Замалиева Фәридә - башлангыч класс укытучысы, Гатиятуллин Марат Гүмәр улы – татар теле һәм әдәбияты, Гатауллин Ленар Искәндәр улы – трактор укытучысы булып коллективка кушылдылар. 1997-1998 нче уку елында Гатиятуллин Марат Гүмәр улы педагогик эшен завуч булып дәвам итте. Яңа килгән укытучы Шигабетдинова Гөлназ Фәрит кызы башлангыч класс укытучысы булып эшли башлады.

Укытучылар коллективы үзенең эшчәнлеген яңа базар икътисадына күчү , җәмгыятьне демократияләштерү чорында заман куйган бурычларны камилләштерү өстендә эшли. Ә таләпләр катлаулы: белем бирү эчтәлеген тирәнәйтү, гуманитарлаштыру һәм гуманлашу, дифференцияләштерү, интеграцияне тирәнәйтү,  аның тәрбияви һәм акыл сәләтен үстерү, сәламәтлекне ныгыту, фәнни һәм гамәли юнәлешне көчәйтү. Укучыларга сәяси һәм хокукый культура формалаштыру, аларга гражданлык тәрбиясе, патриотик тәрбия бирү, гуманистик максатларны, шәхеснең демократик хокукларын һәм иреген саклау, интернациональ традицияләрне торгызу, зыялы булу сыйфатларын формалаштыру, укыту-тәрбия эшендә мәгълүматларны киң файдалану.

 

2000-2009 нчы уку елларында мәктәп үсеше

 

21 нче гасыр башланды. Илдә, Мәгариф системасында сизелерлек үзгәрешләр булды. Халыкның яшәү шартлары күпкә яхшырды. Эш белән тәэмин итү, хезмәт хакының күплеге халыкта канәгатьлелек тудырды. Мәктәбебездә дә шактый гына үзгәрешләр булды. 2003 нче елда авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Агробизнес институты белән берлектә мәктәптә “Яшь фермерлар” мәктәбе ачылды. Яшел Үзән район һәм шәһәр башлыгы Равил Зиннатуллин Казаннан галимнәр китерү өчен машина бирде. Агробизнес институтының дәрәҗәле галимнәре килеп йөрделәр. Алар укучыларыбызга ел дәвамында авыл хуҗалыгына бәйле темаларга лекцияләр укыдылар, видеофильмнар күрсәттеләр. Ел ахырында 22 укучы кулларына сертификат алып чыктылар. Моннан тыш бу 2003-2004 нче уку елында мәктәптә машина йөртүче таныклыгын алу өчен махсус курслар оештырылды. Бу курсларда мәктәп укучылары, укытучылар, авыл кешеләре укыдылар. Албаба филиалыннан инструкторлар килеп йөрделәр, төпле белем бирделәр. Нәтиҗәдә, барлык укучылар да уңышлы гына имтихан тапшырып, машина йөртүче хокукын бирә торган таныклыкка ия булдылар. 11 нче сыйныф егетләренә тагын бер бәхет елмайды. Алар трактор йөртү хокукы бирә торган таныклык та алдылар. Нәтиҗәдә, уку елы ахырында 22 укучы кыз һәм егет кулларына өлгергәнлек аттестаты белән бергә сертификат, машина йөртү, һәм трактор йөртү таныклыгы алып чыктылар. Өч укучыга: Зиганшин Айрат, Гайнуллина Гөлүсә, Кадырова Энҗеләргә көмеш медаль тапшырылды. Бу укучыларның барысы да югары уку йортларына кереп, укуларын уңышлы гына укып бетереп, бүгенге көндә төрле урыннарда уңышлы гына хезмәт итәләр.

 

2006 нчы ел безнең мәктәп  тарихында тагын бер зур вакыйга булды. Рәсәй Президенты В.В.Путинның инновацион рухта эшләүче мәктәпләргә “Мәгариф” илкүләм проекты нигезендә миллион сумлык грант бирү турындагы махсус Указы чыгарылды. Безнең мәктәп тә шушы проектта катнашу хокукын алды. Бик тиз арада мәктәпнең эшчәнлеге турында документлар әзерләп җибәрелде. Һәм менә шатлыклы хәбәр: безнең мәктәп бу проектта җиңүче. Бу сумма акчалата бирелми, бары шушы суммага уку-укыту процессын камилләштерү өчен төрле уку-укыту әсбаплары, техник чаралар: телевизорлар, магнитофоннар, интератктив такталар, спорт кирәк-яраклары, чаңгылар,  методик әсбаплар алынды.

 

2007 нче елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең Тәтештә үткәрелгән август киңәшмәсендә мәктәп директоры Максумов Марс Маликович мәктәптә эшләп килүче “Яшь фермер” мәктәбе турында доклад белән чыгыш ясады. Бу киңәшмәдә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев тә катнашты һәм ул Марс Маликович чыгыш ясаганда туктатып, мәктәпкә “МТЗ-82” маркалы трактор бирергә кирәклеге турында әйтә. Президентыбыз әйткән сүзендә торды, һәм чыннан да бу трактор кайтарылды. Күп еллар дәвамында укучыларга трактор өйрәтүдә алыштыргысыз ярдәмче булып торды. Бу фәнне укытучы Гатауллин Ленар Искәндәр улы укучыларга агротехнология, авыл хуҗалыгы машиналары буенча төпле белем бирде. Ул мәктәптә шушы профиль буенча белем бирүче бердәнбер укытучы.

 

Моннан тыш, 2006 нчы елдагы проектта җиңеп чыккан һәм аларны тиешле дәрәҗәдә дөрес файдаланган мәктәпләргә 2008 нче елда Татарстан Президенты  М.Ш.Шәймиевтән дә 1 миллион 145 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелүе турында Указ чыгарылды. Безнең мәктәпкә Казаннан махсус комиссияләр килеп, акчаларның нинди юнәлештә файдалануын карап- тикшереп киттеләр. Нәтиҗәдә, безнең мәктәпнең бу юнәлештә дә дөрес эш алып барганлыгы беленде һәм шушы сумма тагын бирелде. Моңа трактор өчен агротехнологик кораллар: арба, сука, печән чапкыч алынды. Интерактив такта, компьютерлар, методик әсбаплар, спорт кирәк-яраклары алынды. Шуңа да мәктәп еллар дәвамында инновацион эшләүче мәктәпләр рәтендә булуын дәвам итә. Бу эшләрдә мәктәп коллективының тырыш хезмәте һәм бердәмлеге бәяләп бетергесез.

Шушы уку елларында мәктәпнең уку-укыту системасында да сизелерлек алга китешләр булды. Укучылар төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда күбрәк призлы урыннар ала башладылар. Уку сыйфаты 54% ка кадәр җитте. Укучылар уңышлы гына дәүләт имтиханнарын тапшырып, югары уку йортларына керделәр. Анда да әйбәт кенә укыдылар, чөнки бу вакытта мәктәп исеменә күп югары уку йортларыннан рәхмәт хатлары килеп торды.

 

Мәктәп гел үсештә. 2009 нчы елда мәктәпнең 1 нче чыгарылышына 50 ел тулу уңаеннан мәктәптә очрашу-тантана булып узды. Бик күп кунаклар килде.

 

2010 – 2019 нчы еллар дәвамында мәктәп үсеше

 

Мәктәп шушы еллар аралыгында да үсештән туктамады. Уку сыйфаты ягыннан мәктәп район мәктәпләре арасында беренчеләр рәтендә барды. Мәктәпләрнең белем дәрәҗәсен билгеләүче Бердәм Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә ел саен куандырырлык. Рус теле, математика фәннәреннән укучылар төпле белем алып, ел саен диярлек яшел зонада булып килде. Башка сайланма фәннәрдән дә укучылар имтиханнарны югары балларга тапшырып килделәр. Кыскасы, аттестатсыз чыгучы укучылар булмады. Бу, әлбәттә, мәктәп укытучылар коллективының белемле, тырыш, үз эшләренең осталары булуын раслаучы фактор.

 

Мәктәп уку-укыту белән бергә, төрле класстан тыш чараларда, спорт ярышларында, төрле республика һәм муниципаль бәйгеләрдә катнашып, гел призлы урыннар алып килде. Мәсәлән, республика күләмендә үткәрелә торган Каюм Насыйри исемендәге бәйгедә Абзалутдинов Булат ел саен диярлек 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Шакиров Р.Ф. җитәкчелегендәге мәктәптә эшләп килүче туристик түгәрәккә укучылар бик теләп йөрделәр һәм алар да ел саен муниципаль ярышларда җиңеп, бары тик призлы урыннар гына алып киләләр. Әйтергә кирәк, бу түгәрәк укучыларны тормышка әзерләүдә бик кирәкле һәм укучыларның иң яратып йөри торган түгәрәгенә әйләнде. Бүгенге көндә дә укучылар бу түгәрәккә йөреп бик күп нәрсәгә өйрәнәләр.

 

Әйтергә кирәк, мәктәптә талантлы һәм иҗади балалар үсеп тордылар. Мәктәптә сәләтсез һәм талантсыз балалар булмады да кебек. Аларның кайберләре иҗади яктан, ә кайберләре спортта үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Алар мәктәпне уңышлы гына тәмамлап чыкканнан соң үзләренең урыннарын таптылар. Әйтик, Кашапова Әлфинә, бик сәләтле һәм уңган кыз иде. Мәктәп күләмендә Замалиева Алисә, Гиззатуллина Фирүзә башлап җибәргән мәктәп газетасын җитәкләде. Үзенең яңадан-яңа идеяләре белән яшьтәшләрен дә, укытучыларны да рухландырып торды. Бүгенге көндә педагогик көллияттә үзенең укуын дәвам итә. Аннан Гибадуллин Илфат турында да аерым әйтеп үтәсе килә. Илфат мәктәпнең һәр өлкәсендә талантлы укучы булды. Бернинди концерт, театраль күренешләр, спорт ярышлары Илфаттан башка үтмәде. Үзенең артистлык сәләте белән бөтен кешене шаккатыра иде. Илфат мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да бик озак аны сагынып, юксынып мәктәп коллективы искә алды. Бүгенге көндә Илфат үз урынын тапты, мәдәният институтын тәмамлап, Г.Кариев исемендәге театрның алыштыргысыз артисты булып җитеште.

 

Шушы уку еллары дәвамында мәктәптә укытучылар коллективында да үзгәрешләр булды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллин Искәндәр Илдүс улы  бик яшьли якты дөньядан китеп барды. Аның укытуын укучылар бик яраттылар. Көчле, киң эрудицияле, таләпчән, тырыш укытучы иде. Дәресләре кызыклы иде аның. Тик озак эшли алмады. Рухлары шат булсын. Шуннан соң мәктәптә яшь укытучы Абзалина Лилия тарих укытучысы булып эшләп алды. Шулай ук, Лилия Рәфисовна, яшь булуына карамастан, укучыларга таләпчән була белде. Лилия Рәфисовна бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә яши, әлегә бала ялында утыра.

 

Озак еллар дәвамында мәктәптә озайтылган көн группасы тәрбиячесе, аннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Сабитова Тәнзилә Нәбиулла кызы лаеклы ялга китте. Тәнзилә Нәбиулловна укучыларның бик яраткан укытучысы булды. Коллективта та үзенең төпле киңәшләре, ярдәме белән аерылып торды. Тәнзилә Нәбиулловна бүгенге көндә Буа шәһәрендә яши. Шулай ук бик озак еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Гайнуллина Мөслимә Калимулла кызы да лаеклы ялга китте. Мәктәп коллективы Мөслимә Калимулловнаны бик зурлап озатты. Чөнки Мөслимә Калимулловна шушы мәктәп тарихында бик күп укучыларга озак еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты буенча белем биргән, аларны тормышка әзерләүдә армый-талмый хезмәт иткән укытучы. Бүгенге көндә Мөслимә апа мәктәпнең һәр чарасында хөрмәтле кунак.  Шәйхуллин Рафаэль Гарәфетдиновичның лаеклы ялга китүен бигрәк тә укучылар бик авыр кичерде. Чөнки Рафаэль Гарәфетдинович укучыларны спорт белән “җенләндереп”, аларны чын кешеләр итеп тәрбияләүдә үзенең күп көчен куйды. Озак еллар дәвамында мәктәптә физкультура, НВП, ОБЖ фәннәреннән белем биреп, үзен чын педагог, тәрбияче һәм укучыларның иң яраткан укытучысы булды. Ул егетләрне чын ирләр итеп тәрбияләде. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә ул укытып чыгарган укучылар исеменнән аңа рәхмәт хатлары килеп торды. Рафаэль абый бүген матур картлык кичерә. Тормыш иптәше Тәскирә ханым белән дин тотып, мәчеткә йөреп, укытып чыгарган укучыларыннан рәхмәтләр ишетеп чөкердәшеп яшиләр.

 

2015-2016 уку елларында мәктәптә тагын ике зур вакыйга булды. Озак еллар дәвамында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Гатиятуллин Марат Гомәрович та, авыл җирлеге башлыгы булып сайлану сәбәпле, мәктәптән китте.  Марат Гомәрович бөтен җаны-тәне белән укытучы булса да, хөкүмәт кушкач, шушы эшне башкарырга мәҗбүр булды. Бүгенге көндә дә шушы эшне дәвам итә. Шулай ук бик озак еллар дәвамында мәктәпнең алтын баганасы булган, мәктәпне күп яктан алга чыгарган физика һәм астрономия укытучысы, мәктәп директоры Максумов Марс Маликович та лаеклы ялга китте. Аның чын педагог, методист,  көчле җитәкче булуын мәктәпнең зурдан-зур уңышлары раслый. Чыннан да, ул җитәкчелек иткән чорда мәктәп бик зур дәрәҗәләргә иреште, берничә тапкыр грантлар алды, район һәм шәһәр мәктәпләре арасында иң алдынгылар рәтендә булды. Бу уңышлар, әлбәтә инде, мәктәп коллективыннан башка булмас иде. Чөнки Марс Маликовичның командасы көчле булды. Укытучылар коллективы, урынбасарлар мәктәп белән идарә итүдә алыштыргысыз ярдәмче булдылар. Бүгенге көндә дә Марс Маликович мәктәпнең һәр чарасында мөхтәрәм кунак.

 

Мәктәп яңа укытучылар белән тулыланды. Физкультура фәнен укытырга Мөхәммәтҗанов Илһам Илдарович, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Гөлүсә Рафилевна, математика укытучысы Мөхәммәтҗанова Рүзәлия Равиловналар килделәр. 2016 елда мәктәп директоры итеп Мөхәммәтҗанов Илһам Илдарович билгеләнде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Гөлнур Әхмәтовна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Шакиров Рәмил Фронович эшли башладылар. Мәктәп 2016-2017 нче уку елыннан тугызъеллык булып үзгәртелде. Бүгенге көндә мәктәптә башлангыч класслар укытучылары Замалиева Фәридә Гаптелбариевна, Шигабутдинова Гөлназ Фәритовна, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гафиятуллина Әлфия Саматовна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Гөлүсә Рафилевна, немец теле укытучысы Губайдуллина Рәисә Алмазовна, математика укытучысы Замалиева Асия Габбазовна, технология укытучысы Гатауллин Ленар Искандарович, химия-биолгия, физика укытучысы Шакиров Рамил Фронович, география, музыка, тарих укытучысы Абзалина Гөлнур Ахматовна, тәрбияче Шайхаттарова Эльза Шарифьяновна, китапханәче Шайхиева Гөлшат  эшләделәр. Укучылр саны елдан-ел кимесә дә (40 укучы), мәктәп үзенең алган югары баскычлардан баруын дәвам итә. Төрле бәйгеләр, кичәләр, конференцияләр үткәрелеп тора. 2018 нче елда зурлап, Ш.Таһири исемендәге конференция үткәргәннәр иде, ә менә быел (тарих өчен - 2019 елның 4 мае) мәктәпнең 100 еллык юбилеен үткәрделәр. Бу кечкенә генә коллектив өчен бик зур вакыйга. 100 еллык тарихы булган мәктәпнең киләчәге булсын иде, мәктәпнең тарих битләре әле тиз генә ябылмасын иде дигән теләктә шушы урында мәктәп тарихын язуны туктатып торабыз.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
865
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: