История №12: Һәрвакыт минем белән йөргән шатлык

Ринат

Бу фотода алдагы рәттә мин – Хайруллин Ринат, 1962 нче елда Мамадыш районы , Урта Кирмән авылында туган. Фото 1981 нче елның июль аенда Түбән Кама шәһәрендә төшелде. Без ул елларда Алабуга дәүләт педагогия институтында укыдык. Ул вакытларда җәйге чорларда студентлардан студентларның төзүче отрядлары төзелеп, илнең удар төзелешләренә җибәрелә иде. Мин дә РИТМ исемле отряд составында Түбән Кама шәһәре янындагы Алан станциясендә тимер юллар салу эшендә эшләдем. Ил буенча Комсомол яшьләрнең удар төзелеше дип игълан ителгән Түбән Каманы төзүдә өлешем булу белән горурланам. ТАССРның социаль-икъдисади үсешенә шулай итеп тә өлеш кертә алуыма хаман да шатмын. Ул еллардан соң инде күп еллар узды. Укып алган профессиямә тугры булып, гөмеремне балалрга белем бирүгә багышладым, инде менә 4 нче дистәмне укучылар арасында ваклыйм.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
540
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: