История №104: Ил кайгысын салып иңнәргә
Лизия Бикиева
Бөек Ватан сугышы башланган көннән авыл халкы үзенең асыл ир – егетләрен сугышка озата. Фәйрүзә әбинең дә әтисе фронтка китә. Сугыш китергән кайгы шул рәвешле үзенең бөтен авырлыгы белән хатын – кыз һәм сабыйларның ныгып та җитмәгән җилкәләренә төшә.
Фәйрүзә әби хатирәләре: “1941 – 1943 нче елларда Яңа Иглай мәктәбенә укырга йөрдем. 12 яшемнән чалгы тотып печән чаптым. Шулай итеп күмәк хуҗалык терлекләренә азык әзерләштем. Җиденче классны бетергәч, безне “тридцать пятый” дигән җирдән чәчү орлыгы ташырга куйдылар. Җәяү күтәреп ташый идек. Кырны башта үгезләр җигеп сөрә идек, күп вакыт көрәк белән казыйбыз. Басуның бер генә аршынын да чәчмичә калдырырга хакыбыз юк. Сыер җигеп, кул белән чәчкән җирне каплыйбыз, орлыкны күмдерәбез. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! Җиңү көнен дә кырда каршы алдык. Әминә апа белән бүлеп алган җирне чәчеп бетермичә авылга кайтмадык. Җиңү шатлыгы зур булса да авырлыкларның чиге юк кебек иде. Тракторлар юк. Ат урынына һаман үгезләр, сыерлар белән җир сөрү, йөк ташу гадәти күренешкә әйләнде.”
“1948 нче елда җирләрне сөрдерү өчен Камбродтан колхозга трактор алып кайттылар, - дип сүзен дәвам итә Фәйрүзә әби. - Аның урынына безне - унлап яшь кешене Камбродка эшкә җибәрделәр. 3 ай буена таш чыгардык, урман ташыдык. Ир – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт “сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм” булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр! Я, Ходаем, илгә-көнгә тынычлык бир, түрәләргә мәрхәмәт бир, сугыш афәтеннән тилмереп яшәргә беркемгә дә язмасаң иде, балаларыбыз шушы матур тормышны кадерләп яшәсәләр иде,”- дип дога кыла Фәйрүзә әбиебез.
Яруллина Фәйрүзә Мәрдегалим кызы, 1929 нчы елның 1 нче декабрендә ТАССР ның Октябрь районы Югары Нурлат авылында туа.
Бу фотосурәтне Фәйрүзә әбигә Җиңүнең 75 еллыгы медален тапшырган көнне ясадык (Нурлат шәһәре Мәдәният йорты. 8 нче март, 2020 нче ел). Сулдан уңга: олы кызы Фәүзия, Фәйрүзә әби, кече кызы Фәнүзә.
ТР Нурлат шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Лизия Бикиева.