История №102: Горурланыр кешем бар

Гөлфинә Гималетдинова

Сугыш... Йөрәк сыкрый, күздән яшьләр килә, тамакта –төер...

 

Безнең дә бит гаиләбез  Җиңү таңнарын бик озак көтте.

 

"Сугышлар беркайчан да булмасын! Җир шарында Тынычлыктан да кадерле нәрсә юк!" - дип кычкырасым килә. Әледән -әле иреннәрем гел бер сүзне кабатлый:  "Сугышта катнашкан бабайларыбызны без белергә, аларның батырлыгын  мәңге онытмаска, үзебездән соң килгән балаларыбызга, оныкларыбызга  түкми-чәчми тапшырырга тиеш!". Минемчә, һәр гаиләдә легендар фронтовиклар турында хатирә буыннан-буынга күчә бара.

 

Әтием белән гаилә архивын барлыйбыз. Кулымда бабамның фотолары. Шулар арасында иң кадерлесе - 9 нчы май көнне Җиңү бәйрәмендә әтием төшереп алган фотодыр, мөгаен. Күкрәк тулы орден- медальләр. Күңелемне горурлану хисләре биләп ала... Эх, менә хәзер сөекле бабаема иркәләнәсе иде. Күбәләк кебек әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып: “Сугыш турында, үзең турында сөйлә әле”,-  дип  сорыйсы иде. Кызганычка каршы, бабам күптән гүр иясе инде...

 

Минем бабам - Гыймалетдинов Зыятдин Гыймалетдин улы 1922 нче елда Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Кизләү авылында туган. 19 яше тулганда сугышка киткән. Яшь булуына карамастан, сугышның бөтен михнәтләрен күргән ул. Авыр сугышларның берсендә бик каты яралангач, 3127 нче номерлы хәрби госпитальдә дәвалана. Кыю, курку белмәс бабам авырлыклар алдында каушап калмый.  Дәваланып чыккач, элемтәче, сержант, командир булып хезмәт итә. Һәрвакыт алгы сафта булып, Берлинга кадәр барып җитә. Бабам -  II һәм III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары кавалеры. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә.

 

Ниһаять, фашистларны тар-мар иткәч, бабама  туган иленә  кайтырга насыйп була. Нинди зур шатлык, бәхет елмайган минем гаиләмә!

 

Сугыштан соңгы  авыр елларда туган авылында колхозчы буларак төрле эшләр башкара,  илебезне аякка бастыруга зур өлеш кертә. Әбием белән бабам акыллы балалар тәрбияләп үстерәләр. Оныкларының тыныч тормышта яшәүләренә, бәхетле булуларына куанычлары чиксез була. Әмма сугыш  яралары үзен әледән-әле сиздереп тора, сызландыра. Бабам  бу каты авыртуларны күтәрә алмый,  якты дөнья белән хушлаша...

 

Без гаиләбез белән бабамны һәрвакыт искә төшереп, аның турындагы якты хатирәләрне яңартабыз, киләчәк буыннар өчен саклап калырга тырышабыз. Бүгенге тыныч, матур көннәр, бәхетле балачак  бүләк итүе  өчен  мин бабама олы рәхмәтлемен.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
935
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: