История №111: Һәр кеше зур эз калдыра
Нуртдинова Дания
Илебездә барган һәр вакыйга, илебездә яшәүче һәр кеше Ватаныбыз тарихында әйтеп бетергесез зур эз калдыра. Бәлки алар кемдер өчен әһәмияткә ия буллмаган кечкенә бөртек кенәдер, тик шул бөртекләрдән зур өем барлыкка килә, һәм ул өем- ил тарихы.
Мин кечкенәдән китаплар укырга яратам. Өйдә хәтта әтигә үз китапханәмне ясаттым. Тик мин укыган иң кызыклы китаплар авыл китапханәсеннән алынган. Без сыйныфташларым белән һәркөнне диярлек мәктәптән кайтканда авыл китапханәсенә керәбез. Китапханәгә еш кына яңа, эчтәлекле китаплар кайта, аларны иң беренчеләрдән булып, мин алып укыйм. Мәдәният йорты бинасына урнашкан авылым китапханәсенең ишекләре бикләнеп тормый.
Төрле яшьтәге кешеләр, үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерер өчен шунда киләләр. Китапханә авыл советы карары белән 1955 елда ачыла. Иң беренче укучылардан булып ул чорда колхоз рәисе булып эшләүче минем карт бабам- Гыйльметдинов Борһан Гыйльметдин улы теркәлә. Минем китапларга, укуга булган мәхәббәтем дә нәкъ менә карт бабамнам килгәндер, мөгаен.
Бәлки минем авылым тарихы күпләрегез өчен әһәмияткә ия булмаган бер вакыйгадыр, ә илебез тарихында бер кечкенә генә бөртектер, тик минем өчен ул зур өем, чөнки мин нәкъ менә шушы тарихта эзле.