История №89: Хәтер – мәңгелек!

Алсу Габделбәрова

Үткәнне белү, синең киләчәген Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! Илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә. Тиздән - Бөек Җиңү көне. Сугышның дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас... Әниемнең әтисе, Шәрип бабам, 1915 елның 1 августында Татарстанның элеккеге Красный Бор районы Кадыбаш авылында дөньяга килә. Бабамны язмыш бик иртә сыный. 5 яшендә ятим кала. Аларны әтиләре ягыннан туган апалары Нурҗиһан тәрбияләп үстерә. Бабам кечкенәдән тырыш, хезмәт сөя. Илдә колхозлашу чоры башлангач, колхозга керә, көтү көтә. 1937 елда Кызыл Армия сафларына алына. Украинада хәрби бурычын үти. 1939-1940 еллардагы Совет-Финляндия сугышында катнаша. Бабам сугышта каты яралана. Ленинград госпиталендә ята, дәвалангач, туган авылы Кадыбашка кайта. Озак тормый, туганы Нурҗиһан апа янына Кизел шәһәренә юл тота. Шунда сугыш башлану хәбәрен ишетә, бабама сугышка чакыру кәгазе килә. Украинаның Великие Луки шәһәре янында барган сугышларда каты яралана. Ул Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә госпитальдә ята. Аны инде үлде дип моргка чыгарып куялар, ул үзенең тере икәнлеген белгертеп, кыймылдап куя. Бабамны кире госпитальгә алып керәләр. 4 ай дәваланганнан соң, 2 группа инвалидлык биреп, туган авылына кайтаралар. Кадыбашка кайткач, бабам өйләнә, Сара әбием белән бергәләп, 6 бала тәрбияләп үстерә. Әнием, Әхмәтшина Фаягөл Шәрип кызы, бабамның дуртенче кызы. Бабам яралары сыкрап торса да, колхозга эшкә чыга, 70 ел тырышып хезмәт итә. Намуслы хезмәте өчен бабам Шәрипкә “Атказанган колхозчы” исеме бирелә. Бабам 89 яшендә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын көтеп җиткерә алмыйча, арабыздан китеп барды. Бу көнне аның бик тә күрәсе килгән иде.... Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән бу көннәрдә безнең күңелләрдә хатирәләр кабат яңара. Ятимлектә үсеп тә, тормышта югалып калмаган, алты баласына матур тормыш бүләк иткән ике сугыш ветераны булган бабабызны сагынып искә алабыз, аның белән бәйле булган һәр нәрсә - истәлекле ядкәрләр - безнең гаилә, нәселебез өчен бик якын һәм кадерле. Бабамның ат арбасына утырып җиләккә, каен минлегенә барулар - бала чагымның онытылмас күңелле минутлары. Кышкы салкында да толып киеп, ат белән урманга эшкә чыгып китүе, бүген дә күз алдымда. Һәр ел саен митингта бабам белән горурлануым, аңа соклануым – болар барысы самими балачак кичерешләре. Бүген исә, укучыларыма Шәрип бабам турында сөйләп дәрес бирәм, безнең өчен бик кадерле ядкәрләрне күрсәтәм, тормышы батырлыкка тиң булган бабам турында класс сәгатьләре үткәрәм. Укучыларыма сугышның никадәр куркыныч икәнлеген, безгә Җиңү яулау өчен гомерен дә кызганмаган бабаларыбыз алдында бурычыбызның чиксезлеген аңлатырга омтылам. Күңелдә бер теләк – сугыш афәте бүтән кабатланмасын. Габделбәрова Алсу Ильзинат кызы. Балтач районы Норма урта мәктәбе укытучысы. Телефон: 8 905 376-38-96 Адрес электронной почты: alsu1971@bk.ru Аккаунты в соцсетях: Страница «В контакте» https://vk.com/id320848460 Страница в Инстаграмм: alsu.ilz

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
939
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: