История №75: Гаиләбез горурлыгы

Нәргизә

Күп кешенең күңелендә якты эз калдырган, әбиемнең әтисе Әхмәтшин Дәүләтша Әхмәтшан улы 1905 елда туган. Дәүләтша бабам колхозлар төзүдә катнашкан. 1930 нчы елларда Татарстан Республикасы, Чистай районының Татар Ялтаны һәм Ишәле авылларында рәис булып эшләгән. Эшләгән вакытында халык аны бик яраткан. Каргалы авылына күчерергә теләгәч тә, халыкның бабамны бердә җибәрәселәре килмәгән. Бабам сугыш вакытында солдатларны хәрби хезмәткә әзерләгән, аларны укыткан һәм әлеге солдатларны Казанга кадәр озата барган. Әмма үзе, күз чире белән авыру сәбәпле, сугышта катнаша алмаган. Шулай да сугыш чорындагы, сугыштан соңгы еллардагы кыенлыкларны үз иңнәрендә күтәргән. 1953 нче елда бабам район кулланучылар җәмгыятендә май заводы идарәчесе,1954 нче елда нефть үткәргечтә завхоз булып эшли. Хатыны Шәмсеруй әби белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабам турында бик озын итеп язарга мөмкин, чөнки ул бөтен кеше үрнәк алырлык Татарстаныбызның лаеклы гражданины. Җаваплы урыннарда эшләп, халыкка намуслы хезмәт иткән, үзенең тыйнаклыгы һәм пөхтәлеге, белемле булуы белән аерылып торган, һәркем белән уртак тел таба белүче -Дәүләтша бабам безнең гаиләбезнең горурлыгы булып тора. Хәлилова Нәргизә Илфат кызы

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
854
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: