История №57: Алгиз - авылыбыз горурлыгы!

Илюся Исламова

Шундый матур кешеләр бар арабызда, Күңел күзегезне ачып карагыз ла... М.З.Әхмәтҗанов Кендек каны тамган җир, туган авыл турында бик күп әдәби әсәрләр җыр-шигырьләр язылган. Яшьтән читкә китеп, шунда гомер уздырып , җәсәдемне туган туфрагыма куегыз , дип әйтелгән васыятьләр бар. Ватанны ярату – имандыр, сүзләре кечкенәдән канга сеңгән. Ә авылны зурлау, аңа хезмәт итү өчен нишләргә кирәк, ул авылда тууың, анда яшәвең мөһимме? Түгел икән шул. Җирлектә уздырылган күп чараларның инициаторы, иганәчесе булган Корбанов Алгиз Фәрит улы Азнакай шәһәрендә яши, үз көче белән бизнесын булдырган, “Мандарин” халыкка транспорт хезмәте күрсәтү оешмасын җитәкли, автобуслары белән инде 10 ел буе район халкын төрле шәһәрләргә йөртә, 20 кешене эш урыны белән тәэмин иткән.

Эшмәкәрнең кабинетын Татарстан Республикасы юл һәм транспорт министры Сафин Л.Р.ның Рәхмәт хаты, күпсанлы диплом-грамоталар, Рәхмәт хатлары бизи. Корбановлар фамилиясе Азнакай, Мөслим районнары өчен ят фамилия түгел. Көрәшче, тренер, бик күп балаларга сөлге тоттырган, келәмдә дә, тормышта да гадел, чиста, тырыш, ихлас булырга өйрәткән әтисе - Фәриттән алган тәрбияне Алгиз тормыш девизы иткән. Абыйлы – энеле Алмаз һәм Алгиз Корбановлар әтиләре Фәрит Камил улы истәлегенә берничә ел рәттән көрәш буенча Республика турнирлары оештыралар, дию генә дә күп нәрсә турында сөйли. Бу бәйгеләргә Татарстанның барлык районнары көрәшчеләре, көрәш сөючеләре җыела, келәмгә ел саен 300 дән артык булачак батырлар чыга. Һәр номинациянең призлы урыннарына, җиңүчеләргә, барлык катнашучыларга бүләкләр әзерләнә. Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе Президиумы Рәисенең, Азнакай районы Башлыгының, Азнакай шәһәре һәм районы көрәш Федерациясенең күпсанлы рәхмәт хатлары чыннан да башкарган эшләренең күркәм һәм кирәкле булын күрсәтә.

Эшмәкәр, эшкуар булгансың икән , ярдәм сораучылар бик тиз табыла. Егет Азнакай төбәгендә транспортлары белән дә, акчалата да күп игелекле гамәлләр кыла. Ләкин сүзем бүген ул турыда түгел. Мөслим районының Баланлы авылында Алгизның әбисе яши, әнисенең дә туган авылы. Корбановлар гаиләсенең шушы авылның матур бүгенгесе, өметле киләчәге өчен җан - фәрман тырышуларына таң калырлык. 3 ел рәттән сабантуебызда милли көрәшнең тулы спонсоры булып көрәш бәйгесен оештырулары, алып барулары , авылыбызның “Корбангали” мәчете өчен мөнбәр эшләү, ифтар ашлары уздыру, мәчетнең 20 еллык юбилеена багышлап, бар катнашучыга җитәрлек итеп истәлек бүләкләре әзерләп, Корьән укучылар бәйгесен, “Йөрәктән-йөрәккә” дип аталучы хәйрия ярминкәләрен оештыру дисеңме...

Җирлегебездә оештырылган, Алгиз инициаторы һәм матди ярдәмчесе булган, матур гамәлләребезне санап узар өчен генә дә бик күп вакыт кирәк булыр иде. Тынгы белмәс егетебез хәзер авыл башына матур итеп элмә такта ясау белән мәшгуль. Исеме генә дә ни тора бит “Баланлым - бәллүр бишегем!”. Шушындый егетләр барда авылыбыз яшәячәк. Күркәм гамәлләре белән яшьләргә үрнәк, өлкәннәргә куаныч булырдай ул - кызлары, оныклары булуы белән без дә ихластан горурланабыз! Илүсә Исламова, Мөслим районы Баланлы авыл җирлеге башлыгы

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
1226
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: