История №56: «Буш вакыт та булмады»

Илюся

Хәсәнова Рәйсә Заһидулла кызы 1931нче елның 27 июлендә Сарман районы Яхшы Каран авылында дөньяга килә.Ул гаиләдә икенче бала була. 7 класс белем алып, ерак урманнарда йөреп эшләп, үгез җигеп чәчү чәчеп, сыйфат җыеп, көлтә баулары бәйләп, авыр сугыш вакытларын шулай үткәрә. "Бер генә буш вакыт та булмады, көнне - төнгә ялгап, авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтте" - дип искә ала ул. Баланлы авылына 1954 елның 4 мартында Хәсәнов Касыйм Хәсән улына кияүгә чыга. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе терлекчелектә, дуңгызчылыкта эшләп, 1986 елны лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта 4 баласы, 9 оныгы, 8 оныкчыгы, кияү, киленнәре белән гөрләшеп Баланлы авылында яши. #җиңү75 #горурланабыз #безмөслимлеләр

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
553
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: