История №24: Бибиҗиһан һәм Габдулла җимешләре

Талия

Бибиҗиһан кечкенә генә буйлы, зур кара күзле, сызылып киткән кашлы кыз. Олы Тормы егете Габдуллага кияүгә чыгып, ул дүрт бала тапты. Дүртесе дә егетләр! Акыллы булдылар, мәктәптә яхшы укыдылар. Белем алып, һөнәрле булдылар. Ил өстенә килгән кара кайгы – сугыш афәте гаиләне читләтеп узмады. Бибиҗиһан бер-бер артлы өч улын сугышка озатты. Ә дүртенче улы – төпчеге Ирдүскә унбер яшь кенә иде әле... Зур улы Бари илебезнең Урта Азиядәге чикләрен сакларга эләкте, уртанчысы Рәүф сапер булды. Өченче улы Рәшит турында менә мин,- БибиҗиҺан оныгы, төпчек Ирдүс кызы Талия,- кыскача гына сөйлисем килә... Нигъмәтуллин Рәшит Габдулла улы 1923 нче елнын 7 нче маенда Олы Тормы авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесына укырга керә, ләкин укуын тәмамлый алмый – сугышка китә. Бөек Ватан сугышында безнең авылдан 170 кеше катнаша, шуларның 50 се генә туган җиргә әйләнеп кайта. Соңгы 75 ел эчендә алары да берәм-берәм якты дөньядан китә тордылар. 2012 ел ахырында безнең Рәшит яшь бабаебыз да китеп барды... Ләкин аның якты истәлеге безнең күңелләрдә саклана. Башта ул Мәскәү өчен барган авыр сугышларда катнаша. Монда тугыз йөз меңнән артык сугышчы һәлак була, сигез йөз меңнән артык кеше яралана, өши. Рәшит яшь бабай батырларча сугыша, Мәскәү өчен сугышларда аңа 19 яшь кенә була! Яшь солдат сугыштагы батырлыгы өчен 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. 1942 нче елның маеннан декабренә кадәр ул Калининград фронтында минометчик булып дошманга каршы көрәшә, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Аннары яшь бабай, бик каты яраланып, 5-6 ай дәвамында, 1943 нче елның апреленә кадәр госпитальдә дәвалана. Терелеп сафка баскач, ул Балтыйк фронты гаскәрләре составында Рига шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнаша. 1944 нче елның ноябрендә тагын яралана, жиде ай госпитальдә ята, бөек җиңүне шунда каршылый. Яшь бабай Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнә. Өч ел ярым сугышта йөреп, яраланып, гарип кул белэн, лэкин баш исән-сау булуга шөкер итеп әйләнеп кайткач, 1945 нче елда Рәшит яшь бабай башлангыч сыйныфларда балалар укыта башлый. 1957 нче елда колхоз председателе булып сайлана һәм алты ел дәвамында хужалыкны житәкли. 1963 нче елдан башлап, пенсиягә чыкканчы, мәктәптә эшли. Рәшит яшь бабай, башлангыч сыйныфларда эшләп, күпме баланы укырга-язарга өйрәтте. Ә ул үткәргән физкультура дәресләре! Үз үрнәгендә укытучыбыз безне физик яктан һәрьяклап ныгытты, чыныктырды. Мәктәптә, ул елларда спорт залы булмаса да, физкультура дәресләре тиешле дәрәҗәдә узды. Таләпчән, тыныч холыклы, һәрвакыт пәхтә киенгән укытучыбыз шәкертләре күңелендә сакланадыр дип уйлыйм. Рәшит яшь бабай авыл тормышында бик актив катнаша: агитатор, пропагандист, партоешма секретаре, участок сайлау комиссиясе рәисе, колхоз газетасы редакторы, район газетасынын актив хәбәрчесе... Гомумән, барлык җәмәгать эшләрендә башлап йөри. Пенсиягә чыгып, 1983 елда Казанга күчеп киткәч тә, ул актив тормыш рәвеше алып бара: 16 ел управдом булып эшли, хөрмәт һәм ихтирам казана. Сугыштан гарип кул белән кайтып, гомере буе күңелен төшермичә тырышып эшләп, кеше арасында абруй казанып, безгә үрнәк булып яшәде ул. 90 яше тулып килгәндә арабыздан китеп барды... Бибиҗиһан дәү әнинең тагын өч улы язмышы - тагын өч тарих... Тәтеш районы Олы Тормы авылы тарих китабының өч бите... Бәлки аларын да тиздән ачып укырбыз...

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
141
0
0
Комментарии (0)
Символов осталось:
Опрос
  • На каких площадках республики вы танцевали в 1980-х?
    Проголосовало 2791 человек