Бу язмада танылган шәхес - Шәүкәт Биктимеров

Сария Закирова

 Бу язмада танылган шәхес - Шәүкәт Биктимеров Татар театры, театр тарихында зур роль уйнаган мәдәният хезмәткәрләре тормышы турында, алай гына да түгел, Татарстанның колхозлашу чоры, гади халыкның көндәлек язмышын сөйләде. Әңгәмә актерның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Ш. Биктимеров фатирында узды.

1928 нче елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Саба районы Мәңгәр авылында үсә. 1948 елда Татар театры техникумын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ләкин шул елны армиягә алалар. Яңадан театрга Биктимеров 1953 – 54 елгы сезон башында кайта. Бүгенге көндә Биктимеров иң атаклы, иң күренекле артист. Ул – татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итүче. Төрле хасияттәге төп образларны тудыра. Алар психологик тирәнлекләре, тормышчан, киң, масштаблы булулары белән игътибарны җәлеп итә. Артист каһарманнарның эчке тойгыларын бөтен тирәнлеге белән күрсәтә ала. Аның рольләре: Нургали – “Ташкыннар” (Т. Гыйззәт), Галлин – “Габбас Галлин” (Ш.Камал), Сәетгәрәй – “Гөлҗамал” (Н. Исәнбәт), Кнуров – “Бирнәсез кыз” (А. Островский), Ленин – “Баһадирлар”(Н. Погодин), Ислам – “Әни килде” (Ш. Хөсәенов), Ишан – “Зәңгәр шәл” (К. Тинчурин), Бәхтияр – “Канкай углы Бәхтияр”, Әлмәндәр – “Әлдермештән Әлмәндәр”, Сибгат – “Ат карагы” (Т. Миңнуллин), Туктамыш хан – “Идегәй” (Ю.Сафиуллин) һ.б. СССРның халык артисты – 1977, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – 1967 ел, РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты – 1979 ел.

Шәүкәт абый – татар театр сәхнәсендә ярты гасыр уйный. Тормыш мәктәбе – аның сәнгать осталыгында иң зур остаз булгандыр, дип уйлыйм. Артист белән әңгәмә вакытында ишеткән фикерләремне мөмкин кадәр тулырак җиткерергә тырыштым. Сәрия Закирова. — Артист, рольгә кергәндә, үзе уйнаган кешенең эчке дөньясын чагылдыра. Әмма һәр актерның үзенең рухи халәте, характеры бар. Образ тудырганда, каршылыкларга очрамыйсызмы? – диярсез. Бик күп драматурглар иҗат иткән образларны уйнарга туры килде миңа. Рус классик драматургиясеннән, бөтен татар драматургиясеннән… Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, Шәриф Хөсәенов, Туфан Миңнуллин, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт… һәммәсендә – төрле образ, төрле характерлар. Араларында әдәби уйланма булганнары гына түгел, реаль шәхесләр дә бар иде. Аларның холкын, фигылен, дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәтен чагылдырырга кирәк. Әйтик, Ленин, Бәхтияр Канкаев, Шәкүр каракларны, С. Хөсәеннең властька килүләрен ничек уйнарга? Алар урынына бөтенләй башка кеше “иҗат итү”ең дә мөмкин бит.

Әдәби образларны уйнаганда, үзеңнең фантазияңне, тел байлыгыңны, хәйләкәрлегеңне эшкә җигәргә була. Каршылыксыз иҗат булмый торгандыр. Яшәештә бөтен әйбернең тигез булуы мөмкин түгел. Каршылык булып тора – ул тормыш законы, табигый хәл. Каршылык – конфликт, вакыйга дигән сүз. Уңаймы, тискәреме якка чишелүче вакыйга. Образ тудырганда иң ярдәм иткәне – тормыш үзе. Анда һәркем үзенчәлекле, бер – берсен кабатламый. Драматург та кемнедер күз алдында тотып яза бит. Хәтта иптәшләр, туганнар белән очрашып сөйләшкәндә, алар ярдәмгә килә. “Әни килде” спектаклендә шахтер Ислам ролен уйнадым мин. Ул төрмәдә утырган, шахтада эшләгән, әнисенә аз – маз акчалата ярдәм иткән. Инде балалар арасында әни кешегә урын табылмагач, Ислам акча җибәргән квитанцияләрен чыгарып сала. Аны уйнаганда, драматург миңа: “Исламны мин тормыштан алып яздым. Сакланып йөр, ул кеше сине үтерергә җыена”, — дигән иде. Сәхнәдә интеллектуал: профессор, врачлар ролен дә, хәерче, эшче ролен дә уйнадым. Беләсезме, рольне эшли башлаганчы, уйлану процессы бара. Китап уку, кешеләрне күзәтү, узган гомерне искә алу. Врач булсам, авыруларга мөнәсәбәтен, ничек пульсны, йөрәк тибешен тикшерүен күзәтәм. Иҗади процесс – эзләнү процессы. Иҗатта беренче шарт – каршылык. Ул кешене эзләнергә мәҗбүр итә, этәргеч бирә. Мин – килешүчән кеше, конфликтка керергә яратмыйм. Аннан качам. Ул минем табигатемә хас түгел. Автор сәнгать әсәрен театрга алып килә икән, бары тик образны камилләштерү ниятеннән генә ниндидер яңалык кертергә мөмкин. Миңа калса, аңлашу кирәк. Автор язган икән – белеп язгандыр. Кайвакыт автор сүзенә колак саласың, ә кайчак аңа карап торып та булмый.

Без әсәрне сайлап алгач, айлар буе репетиция ясыйбыз. Иҗатта туган каршылык күңелле генә бит. Мин театрга килеп эшли башлаган еллар – зур идеология заманы. Халыкның акчасы юк, сугыш җимерекләрен, яраларын төзәтергә кирәк… шулай да, театрның кыйммәте бик зур иде. Театр сәнгате – кешелек дөньясында иң зур, халыкчан сәгать. Телевидение, киноларга төшкәнем булды. Әмма театрга акча да, чыгым да кирәкми, күңел биреп эшләргә кирәк. Һәммә кешедә дә иҗат башлангычы бар. Тормыш аңа ачылырга мөмкинчелек бирми, һәр талантлы кеше дә тормышын иҗатка багышлый алмый. Театр сәнгате – актерларны үзе сайлый. Еллар буе сыный-сыный сайлый. Эшли башлаган чорда идеологиягә хезмәт иттек. Заман белән зур үзгәрешләр кичердек: дәүләт структурасы үзгәртелде, яшьләр оешмасы таркалды. Бу яшьләрне тәрбияләүгә уңай йогынты ясамый. Телевидение кеше үтерү, кан кою, җимерү, шартлатуларны күрсәтә, кино да билгесезлектә калды. Бертөрле боевиклар, “мыльная опера”лар, ә театр – һаман яши, яңа әсәрләр туа. Театр сәнгате генә халык ихтыяҗына әйләнә. Мин моңа куанам гына.

Әле бит мин – коммунист образларында да уйнаган кеше. Сез яшьләрне минем Ленин, Сталин кебек шәхесләргә мөнәсәбәтем дә кызыксындырырга мөмкин. Ленин, идеолог буларак – бөек кеше. Алласыз кеше, әмма ул, Коръән, Библиягә нигезләнеп, үз идеологиясен тудыра: бөтен кеше тигез булсын, кем эшли шул ашый. Кешелекле, мәрхәмәтле булырга кирәк, ди ул. Мин Ленинны хөрмәт белән искә алам. Ул 57 том хезмәт язган, бөтен дөнья фәлсәфәсе белән таныш булган. Ә Сталин – Ленин идеологиясен кирегә бора. Ленинда “халык дошманы” дигән сүз юк. Ул халык арасыннан дошман эзләми. Сталин – аның иң әйбәт идеяләрен таптаган кеше. Шулай да, колхозлашу чоры, тоталитар системаның бөтен кыенлыкларын мин азрак хәтерлим. Әти – әнием – укытучылар, икесе дә – мулла балалары. Бу хакта аларга еш кына исләренә төшереп торалар. Әти үзе балалар укыта. Мулла малае булуыннан куркып, көн – төн киеренкелектә яши. Авылдан – авылга, мәктәптән – мәктәпкә күчә. Шуңа күрә үземә дә бер генә мәктәптә белем алырга туры килмәде. Революциядән соң әтиемнең әнисе – авылның абыстае үлде. Авыл халкы җыелды да, дини йола буенча күмәбез, диләр. Әти аларны куып та чыгара алмый, аңа колак та салмыйлар. Әтигә хәтта зыяратка да барырга ярамаган бит! Шуннан соң аны: “Әниеңне дини йола буенча күмдергәнсең,” – дип, укытучылыктан алдылар. Әтисе мулла булган мәчет бинасында көндез балалар укытып, кич картларга латин хәрефләре өйрәтте. Колхозлашу чоры иде бу. Авыл халкы – ач. Без дә, укытучы гаиләсе булсак та, әйбәт яшәмәдек. Өйләрдә бер сәке – шунда ашау, шунда йоклау. Хәерчелек. Ул вакытлар – балалык күңеленә сеңгән хатирәләр генә. Әти – әни, балаларга сиздерми генә, елашалар.

Мин яшәгән дәвердә идеология, укыту системасы, күп нәрсә үзгәртелде, яңа буын килде. Ә тормышның беркайчан да җиңел булганын хәтерләмим. Авылда да, шәһәрдә дә адәм баласына байлар рәхәтләнеп яшәргә ирек бирми. Ләкин ул да бәхетсез, чөнки ул үзенең һәр тиене өчен калтырап яши. Минем намусым чиста, яшәү җиңелрәк. Кеше хакын урлап яшәгәнче, хезмәт хакыма көн күрәм. Әйе, матур киләчәкне көттек. Килеп, узып китте ул. Ә инде идеология – канга сеңгән, аннан аерылу кыен. Эшләмичә ашаучылар, кешелексез, намуссыз, гаделсез, вөҗдансызлар күбәеп китте. Без һаман шул идеологиядән, гадел тормышта яшәргә тырышудан уза алмыйбыз. Яшьлегебезнең сугыш чорына туры килүе генә аянычлырак булды. Авыр тормышта үскәнгә, безнең буын озын гомерле булмады. Минем белән белем алганнар бик аз калды. Безнең буынның талантлы артистлары күбесе мәрхүм инде: Вәкил Закиров, Дилүс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәевләр. Артистлар өчен хәзер дә җиңел түгел. Сәнгать кешесенә гаилә кору да авыр. Бала тәрбияләү, гаилә өчен вакыт калмый, иртә – репетиция, кич – спектакль. Аңа күп нәрсәне югалтырга туры килә. Бу һөнәрне сайларга теләүчеләр күп. Әмма сәхнә тырышлык, үҗәтлек, сәләт таләп итә. Билгеле, хәзерге буын заманчарак. Без алар кебек биюләр белмәдек, бездә үзеңне кимсетеп тою зур иде.

Артист булсак та, урамга киеп чыгарга рәтле кием юк иде. Ял йортларына, курортларга йөрмәдек. Бары тик гастрольләр генә. Яшьләрне гаепләргә җыенмыйм, заманның икенче төрлерәк булуы алар өчен отыш кынадыр. Әмма без остазларның остазларыннан белем алуыбыз белән бәхетле. Ширияздан Сарымсаков режиссер осталыгы буенча, тел буенча Луиза Салиәсгарова кебек университетның иң яхшы укытучылары белем бирде безгә. Хатип Госман, Латыйф Җәләй кебек язучылар да укытты. Иң зур остазым исә – театрга нигез салган беренче актерлар: Фатыйма Ильская, Зәйни Солтанов, Хәким Сәлимҗановлар. Алар белән уйнарга, алар эшеннән үрнәк алырга туры килде. Һәр спектакль – артист өчен дәрес. Мәсьәлән, яшь кенә Фәрит Бикчәнтәев, белем алып, режиссер булды. Мин аннан да дәресләр алам, ул да – минем остазым. Хикмәт яшьтә түгел, кәсептә, сәләттә. Шунысына шатланам – татар театрлары һаман да эшли, тамаша заллары тулы. Сәрия Закирова Казан, “Мәгърифәт” 31 октябрь 1998 ел.

696
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: