Техникумда Писаревлар гаиләсенең өч буын вәкиле дә хезмәт куя

Гөлназ Зарипова

Гомуми педагогик династия 136 еллык стаж белән билгеләнә.

Ветеран мөгаллимә Мария Писаревага юбилей медале тапшырылды   46 ел гомерен Балык Бистәсе Агротехникумы (авт. элегерәк СПТУ, колледж) тормышына багышлаган Мария Писаревага бүген ТАССРның йөз еллыгын билгеләп үтү уңаеннан район җитәкчелеге юбилей медале тапшырды.  

Мөгаллимә хезмәт юлының һәрбер мизгелен бүгенгедәй хәтерли. 35 ел авыл хуҗалыгы машиналары фәне буенча белем бирсә, соңрак шушы техник белем бирү уку йортында 11 ел методист булып эшли. Тормыш иптәше Александр Писаревны исә райондашлар училище директоры буларак беләләр. Соңрак техникумда Писаревлар гаиләсенең өч буын вәкиле дә хезмәт куя. Гомуми педагогик династия 136 еллык стаж белән билгеләнә. Кызы Вера Александровна озак еллар директор урынбасары булып эшләгәннән соң, үз вазифасын улы Евгений Ненастьевка тапшыра. Үзе инглиз теле укытуын дәвам итә. Әйе, Писаревлар гаиләсенең Татарстан үсешенә керткән хезмәтләре бик зур. Һәм ул хөкүмәтебез тарафыннан хаклы бәяләнә.

Гөлназ Зарипова, "Авыл офыклары"

1013
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: