Чүпрәле районы оешуга 90 ел. Бәйрәмең белән, районым!

"Туган як" газетасы, Чүпрәле районы

Чүпрәле районы төрле үзгәрешләр кичерде. Аны кешеләре һәм үсеше, замана белән бергә атлавы бизи 1930-1970 еллар Чүпрәле районы 1930 елның 10 августында Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты президиумы карары белән оештырыла.

Район оешып бер ел үткәч, 1931 ел ахырына коллективлаштыру нәтиҗәләрен исәпкә алып, Татарстан Социалистик Төзелеш Герое исеменә Шланга авылыннан революционер, «Кызыл юл» колхозын оештыручы һәм аның җитәкчесе Гафур Вахитов лаек була. 1931 елның 6 мартында беренче тапкыр Мәскәүнең Үзәк газетасы «Известия»дә Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылы искә алына. Бу көнне газетада түбәндәге эчтәлектәге язма чыга: «Партия Үзәк Комитеты, иптәш Буденный исеменә түбәндәге телеграмма алынды: «Без, республиканың Иске Шәйморза авылы гражданнары, бер ел элек 20 хуҗалык составында сезнең исемдәге колхоз оештырдык. Колхоз оешуның бер еллыгына хуҗалыклар саны 76га җитте. Сезгә большевистик сәлам юллыйбыз һәм колхозны ирекле башлангычларда батраклар һәм фәкыйрьләр хисабына киңәйтергә һәм чәчүне зур темплар белән үткәрергә вәгъдә бирәбез». (1970 елларга инде “22 нче партсъезд” исемендәге колхоз” дип үзгәртелгән колхоз (җитәкчесе Әхмәтгәрәй Әбдриев) ТАССРдагы берничә колхоз-“миллионерның берсе була).

1935 елда Чүпрәле районы-ның Чокалы МТСы механизаторлары: Зарипов Шакирҗан, Ромашкина Мария, Алимов Закир, Антонов Иван фидакарь хезмәтләре өчен Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнәләр. Шул ук елны алар тракторчылар һәм ашлык сугу җайланмалары машинистларының Бөтен-союз киңәшмәсендә катнашалар. 1938 елның 25 июнендә I чакырылыш Татарстан АССР Югары Советына депутатлар сайлау була. Республиканың беренче парламентарийлары итеп, шулай ук, Шакирҗан Зарипов һәм Иван Антонов сайлана. 1940 елның көзендә Уби авылына Мәскәүнең 1 санлы самолет төзү заводы директоры Петр Васильевич Дементьев кайта. Чүпрәле кешеләре Чүпрәле районының тарихта тирән эз калдырган үзенчәлекле шәхесләре бар. 12 ел дәвамында Сталин кул астында (шул исәптән сугыш елларында да) СССРда самолет төзелешен җитәкләгән, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, генерал-полковник Петр Дементьев; легендар совет разведчигы, Япониядә КГБ агенты булган Биби Иран Алимова исемнәрен без горурланып телгә алабыз. Татар шагыйре, партизан отрядының батыр командиры Зәки Нури; 1942 елда СССРның иң яхшы тракторчысы исеменә лаек булган Екатерина Кайманова; «СССРның атказанган хәрби очучысы» Илсур Низамов; сугыш вакытында СССРның КГБ разведкасы агентлыгы секретаре булган Летфулла Санатуллин; СССР хәрби разведкасы полковнигы, күп еллар чит илдә эшләгән дипломат Расик Аликберов; Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы герое Зариф Алимов; Михаил Девятаев батырлыгын кабатлаган – Әфган талиблары әсирлегеннән үз экипажы белән берлектә самолёт урлап качкан Россия Герое Газинур Хәйруллин; сугыш елларында маршал Рокоссовскийның шоферы булып хезмәт иткән Фатыйх Әсәдуллин; шулай ук сугыш вакытында Маршал Катуковның ординарецы булган Фатыйх Айзәтуллин һәм башка тагын шундый бик күп легендар якташларыбыз – безнең горурлыгыбыз.

Территориясе һәм халык саны буенча чагыштырмача зур булмаган Чүпрәле районы Ватанга 18 каһарман бирде. Биш Советлар Союзы Герое: З.А.Алимов, С.А.,Уганин, Н.Г Фазлаев, М.К.Хакимов, П.С.Юхвитов, Россия Герое Г.А.Хәйруллин. Җиде Социалистик Хезмәт Герое: П.В.Дементьев, Ә.Ш.Әбдриев, У.А.Алиев, Л.В.Дергунов, А.Ф.Мокшин, С.Е.Немасев, Р.М.Низаметдинов, А.С.Сабирҗанов. Өч Дан ордены-ның тулы кавалеры, Социалистик Төзелеш герое Гафур Вахитов; ике Дан орденының тулы кавалеры З.М. Арсланов һәм Г.Т.Семенов; Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры М.К.Абулханов. Безнең район СССР, Россия Федерациясе хакимиятенең югары вәкиллекле органнарында эшләгән кадрлар, дәүләт эшлеклеләре үстергән һәм биргән төбәк тә. Алар: Х.А.Абдрахманов (1907-1912 елларда 2 чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Зур Чынлы авылыннан), Һади Атласи (Түбән Чәке), М.Н.Ромашкина (1937-1946 елларда СССР Югары Советы депутаты, Чуваш Ишлесеннән). В.П.Альмяшкин (1995-2000 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты, Уби авылы), Ә.С.Гобәйдуллин (2005-2012 елларда РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, Иске Кәкерле авылы), С.В.Курашов (1959-1965 елларда СССР сәламәтлек саклау министры, Чүпрәле районында сәламәтлек саклау системасын оештыручыларның берсе).

Татарстан Республикасында эшләгән җитәкчеләр: Абрамов Кыям Алимбәк улы – 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе, 1920-21 елларда – Мунчәли авылында волостьның азык-төлек комитеты инспекторы; Мөхәммәтҗанов Галим Мөхәммәтҗан улы – 1936-1937 елларда ВКП (б) Татар Өлкә Комитетының 2нче секретаре, Татар Бизнәсе авылы; Азизов Миргарифан Җамали улы – 1950-1957 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе (Иске Шәйморза авылы). Татарстан Республикасы министрлары һәм җитәкче структураларда эшләүчеләр: Әюпов Хәмит Әюп улы – ТАССР финанс министры, 1950-1951 һәм 1959-1969 елларда. КПССның Чүпрәле район комитетының беренче секретаре; Гайфетдинов Нәҗип Гай улы-Татарстан АССРның азык-төлек товарлары һәм сәнәгать министры. 1943 ел башыннан алып 1947 елга кадәр Чүпрәле районы белән җитәкчелек итә; Вәлиев Шакир Шәрип улы – 1946-1950 елларда Татарстан АССР юстиция министры, Кече Чынлы авылы; Нәфиев Сәйфихан Хәбибулла улы – 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Прокуроры, 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе, Мунчәли авылы; Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе, Иске Кәкерле авылы; Фәсхетдинов Илдус Ирфан улы –2007-2009 елларда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры , Иске Чүпрәле авылы; Шадриков Александр Валерьевич – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры, Алешкин – Саплык авылы; Нагуманов Тимур Дмитриевич – Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил (хәзер Әлмәт муниципаль районы башлыгы), (2007-2013 елларда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы булып эшләгән иде һ. б. Галимнәр – академиклар, профессорлар һәм фән докторлары Иске Чокалы авылыннан Руханил Гафуров, Зур Чынлы авылыннан Ирек Фәхретдинов илнең космик сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керттеләр. Академик Ренат Жданов - Иске Чокалы авылыннан.

Фән докторлары: Нурмөхәммәт Хисамов, Рәкыйп Хөсәенов, Мансур Вахитов, Фидан Фәтхуллин, Иршат Хәбибуллин, Абзал Хәертдинов, Асия Измайлова һ.б. бар безнең. Күренекле артистлар, шагыйрьләр һәм язучылар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, СССРның һәм Г.Тукай Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артисты Һидият Солтанов, РФ һәм ТР халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстан Республикасының халык артисты Габдулла Рәхимкуллов, Татарстан Республикасының халык артисты Рафаэль Ильясов, Татарстан Республикасының халык артисты Рәфыйк Таҗетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты Илсур Сафин (ИлСаф) та безнең районда туып-үскән кешеләр. Безнең якларда Шәрәф Мөдәррис, Шамил Рәкыйпов, Кыям Миннебаев, Рәмис Аймәт, Роберт Рәкыйпов, чуваш драматургиясенә нигез салучы драматурглар – Иске Элмәледән Николай Ефремов, Яңа Шигали авылыннан Анатолий Чебанов, Валентина Тарават һ.б. да туган. Тарихи даталар 1973 елның 27 декабрендә ТАССР Чүпрәле районы Бөтенсоюз социалистик ярышында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен ашлык һәм башка игенчелек продуктларын җитештерүне һәм әзерләүне арттырганы өчен КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. 1982 елның июнендә Чүпрәле районы мәдәният йортында Татарстанда беренче тапкыр Герой-Аналар слеты үткәрелә. Ул вакытта районда барлыгы 117 күп балалы гаилә булган.

721
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: