ТАССР тарихы - кешеләр язмышында

Динара Губайдуллина

Иж-Бубый авыл тарихы музее, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән таныштыруны дәвам иттереп, бүгенге сәхифәдә авылдашыбыз Кәлимуллина Рәхимә Абзали кызының үзе турында язган истәлекләрен тәкъдим итә: “Мин, Кәлимуллина Рәхимә Абзали кызы, 1929 елның 16 декбренда Татарстан АССР Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылында туганмын. Минем әтием - Баһаутдинов Авзалетдин, әнием - Баһаутдинова Гайшә. Алар Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылында яшәделәр. 7 балалары булган. Мин белгәннәре - 3 ир бала, 3 кыз бала. Өлкән абыем Авзалов Нурлыгаян иде. Ватан сугышы башланганда, Тирсә авылындагы МТС (машина-трактор станциясендә) эшли иде. Аны сугышка алмадылар. Бронь белән калдырдылар.

Сугыштан соң да шул эшен дәвам итте. Икенче абыем Авзалов Кәшби фин сугышында юкка чыкты. Ул киткәндә әнигә: “Әгәр сугышка керсәм, “тешем сызлый”, - дип хат язармын дигән. Мондый хатны алып, мин әнигә укып күрсәткән идем, әнием нык борчылды, елавыннан туктата алмадым. (Абыемның соңгы язмышын ачыклый алсак ярар иде). Өченче абыем - Авзалов Сәетҗан. Аңа Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын кичерергә туры килде дисәк тә ялгыш булмас кебек. Ул немецләрда пленда булды. Зур газаплар белән качып, үзебезнең якка чыктылар. Үзебездә дә аклана алмыйча озак газапландылар (абыйның сүзләре). Сугыш туктап аклангач, Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Пугачево хәрби заводына эшкә урнашып, пенсиягә чыкканчы шунда эшләде.

Мин сугыш башланганда Яңа Аккуҗа авылы башлангыч мәктәбендә укый идем. Әти-әнием колхозчылар. Сугыш башлану турында абыемнан белдем. Ул ишек алдындагы сарай түбәсенә менеп: “Сугыш башланды,” - дип берничә тапкыр кычкырды. Күршеләр дә ишетеп белделәр (ул заманда авылларда телефон-радиолар юк иде). Җидееллык мәктәпне күрше Тәбәрле авылында бетердем. Көн саен җәяү йөрдек. 1949нче елда Иж-Бубый урта мәктәбен, 1951нче елда Казанда ике еллык учительский институтның физика-математика факультетын тәмамладым. Шул ук елны Чепья районының Пыжмара урта мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрделәр. Анда эшләгәндә, Казан педагогия институтында читтән торып укып, 1955 елда физик-математик белгечлеген алдым. 1956 елда кияүгә чыгу сәбәпле Пыжмарадан киттем. 1958 елдан 1961 елга кадәр Иж-Бубый урта мәктәбендә физика-математика укытучысы булып эшләдем, ул чакта сөяк туберкулезыннан дәваланучы балаларны мәктәптән килеп укыта идек. Аларны Казан врачлары килеп операция ясап терелтәләр иде.

Соңрак санаторийда үпкә туберкулезын дәвалый башладылар. Шунда эшләп, 1993-1994нче уку елы тәмамлангач лаеклы ялга киттем. Санаторийда дәваланган балалар аны бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Апас якларыннан килеп, монда укыган Тәнзилә Нәҗмиева болай дип яза: “Бубыйда санаторий мәктәбендә алтынчы һәм җиденче сыйныфларда укыдым. Рәхимә Авзалиевна безнең класс җитәкчесе булды. Аннан да яхшырак математика укытучысы булмады минем өчен. Сигезенче классны Актүбәдә укыдым, Рәхимә Авзалиевнаны бик сагындым. Бер барып күрәсе иде үзен. Менә Роза Вахитова килергә җай тапкан икән...”.

Рәхимә Авзали кызы 40 елга якын намуслы хезмәт куеп, “Тыл ветераны” һәм “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек була, күпсанлы юбилей медаьләре, шул исәптән В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. “Һәр елны дәүләт җитәкчеләренең безне Җиңү көне белән котлауларын шатланып кабул итәбез. Безгә күрсәткән Зур игътибарлары өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез”, - ди ул үзе.

"Әгерҗе хәбәрләре" сайты редакторы.

1475
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: